Главные новости Ульяновска
Ульяновск
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Үбешеп торганнарын күргән»: көнчел егет элекке кызын һәм аның егетен машинада бәрдергән

0

8 февральдә Ульяновск шәһәрендә егет белән кыз арасында җәнҗал чыга. Сәбәбе гади – көнчелек. Егет үзенең сөйгән кызын һәм аның яңа егетен югары тизлектә машинада бәрдерә, ә соңыннан аларга пычак белән ташлана. Бу хәлләр шәһәрнең Ленин районы Робеспьер урамындагы бер йорт ишегалдында була, дип яза «КП-Ульяновск» сайты.

Басмага билгеле булганча, 21 яшьлек егет һәм 19 яшьлек кыз 2024 елның җәеннән бирле очрашып йөргән. Яңа ел алдыннан яшь пар аерылыша. Әмма егеткә бу ошамый, һәм ул үзенең элекке кызын көнләвен дәвам итә. Шалтыраткан, очрашуга кыстаган, нәрсәдер сөйләшмәкче булган.

«7 февральдә алар кыз яшәгән йорт янында очрашырга сүз куеша. Кичен кыз үзенең таныш егете белән була. Ә элекке егете аларның үбешкәнен күрә, ярсып китә һәм машина белән таптатырга тели», – дип сөйләгән редакция чыганагы.

«Үтерәсем килмәде, бары тик «машина белән бәрдермәкче» генә идем дип сөйләгән. Бердерә, аннан машинадан чыгып сугыша башлый, пычак белән ташлана. Соңыннан китеп бара», – диелә хәбәрдә.

Зыян күргән егетне һәм кызны хастаханәгә алып китәләр. Ә көнчел егетне ак астына алганнар. Аңа карата «Ике кешене үтерү омтылышы» өчен җинаять эше ачылган. Аңа 6 елдан 18 елга кадәр төрмә яный.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Ульяновской области

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Серб Новак Джокович поздравил россиянина Даниила Медведева с днем рождения






На Отрадной начали менять трубопровод

На улице Пушкарева временно отключат пешеходный светофор

Попавшие под отключение дома и соцобъекты в Засвияжье получают тепло по резервной схеме

В Ульяновске 12 февраля из-за обледенения проезжей части закрыли движение по Самарской