Главные новости Якутска
Якутск
Ноябрь
2014
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

“Бәрмәнчек” белән сигез көн

0
“Бәрмәнчек” белән сигез көн
  “Туганайлар” битендә “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле турында шактый күп язабыз. Артык икәнен күрсәткән тәнкыйть сүзләрен ишеткәнебез, Татмедиа хезмәткәрләреннән кисәтү дә алганыбыз бар хәтта.
  Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Интерфолк в России” дигән исемдәге 7 Халыкара фольклор фестивалендә үзләре белән бергә йөреп кайтканнан соң, алар турында һәр санда язсак та бик урынлы булачагына йөз процентка ышандым. Без кем, тарихыбыз нинди, керәшен хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең башында кем торган кебек мең төрле сорауларны чишәргә тырышып, безне без иткән, төп асылыбызны чагылдырган культура мирасыбызны икенче планга калдыра барабыз. Ә вакыт дигән нәрсә бик аяусыз. Ул бер урында таптануны бөтенләй кичерми. Минутлары, сәгатьләре генә түгел, айлары, еллары да күз ачып йомганчы үтә дә китә. Кая анда Аудый түтинең, я булмаса, Сандр дәдәйнең җырларын яздырып калдыру, Гөргөри дәдәй сөйләгәннәрне теркәү... Барысын да иртәгә эшлисе булабыз. Иртәгәсе көннең тагын үз планнары бар икән. Әле дә ярый, шушы ыгы-зыгылы тормышта керәшен мирасын саклап калырлык, дөньяга танытырлык “Бәрмәнчек” ансамблен оештыра алганнар. Рәхмәт ул эшне башкарып чыгучыларга.
  Планетабызның, илебезнең төрле почмакларыннан килгән фольклорчыларга, галимнәргә, сәхнә кешеләренә һәм гап-гади тамашачыга, керәшеннәр менә нинди югары сәнгатькә ия халык, дип, культурабызның матур үрнәкләрен күрсәтте алар. Һәм, чыннан да, шаккаттыра, бик күпләрнең игътибарын үзләренә юнәлтә алдылар. Сигез көнгә сузылган (юлда үткәргән вакытны да кертеп) сәяхәт, кызыклы хәлләр турында әллә ниләр язып булыр иде. Алдыбызга андый максат куймыйча, “Бәрмәнчек“ чыгышын башкалар ничек кабул иткән, “Бәрмәнчек”леләргә әлеге фестиваль нәрсә биргән – бүгенге язмада шул мәсьәләләрне яктыртып китәргә булдык.
Безнең фольклорларыбыз аваздаш икән
 
  Евдокия Сергина – Арктика дәүләт сәнгать һәм культура институтының (Саха республикасы Якутск шәһәре) “Халык художество культурасы” факультетында халык җырларын өйрәтү буенча педагог:
  – Без бу фестивальгә Россиянең атказанган артисты, этнопедагог Афанасий Федоров методикасы буенча әзерләнгән “Эйгэ” төркемен алып килдек. Быелгы конкурска якут халкының “Ак “Иссэх”ка башыру” дип аталган ритуал-бәйрәменнән “Кымыз эчү йоласы”н әзерләдек.
  Бәйрәм үзе 22 – 27 июнь аралыгында уза. Ул, иртә-таңнан, кояшны каршылау ритуалы белән башланып китә. Моның өчен “аласта” – иркен урын сайлап алына. Ул урын “яман көчләрдән”, начар “дух”лардан чистартыла. Бәйрәм уза торган “аласта” каен ботаклары – “чягер”ләр белән бизәлә, ритуалга катнашучыларның кулларында да каен ботаклары була. Бу атрибутлар – табигать белән кеше рухының бергә – бер бөтен булып яшәвен күрсәтү өчен кирәк. “Ак Иссэх”тан рөхсәт алынгач, изге кымызны авыз итү йоласы башкарыла. Бу йола барышында якут халкының фольклор  җырлары, ритуал авазлары яңгырый.
  Боларның барысы турында иркенләп сөйләвемнең сәбәбе шунда – сезнең чыгышыгызда да безнең этнокультурага охшаш авазлар күпләп яңгырады. Фольклорда бу охшашлык ярылып ята. “Бәрмәнчек” чыгыш ясаганда, “каз тәннәре” чыкты. Җырлары, күңелемнең иң түренә барып җитеп, бөтен барлыгымны биләп алды. Молодцы, “Бәрмәнчек!” дип кенә әйтә алам. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
  Март аенда бездә “Голос Арктики” дигән исем астында фольклор бәйрәме уза. “Бәрмәнчек”не дә әлеге фестивальгә чакырып калабыз.
Очрашу
 
  Александра Ефимова – тумышы белән Мамадыш районы Җөри авылыннан, хәзер Молдавиядә яши, Санкт-Петербургта кунакта:
  – Бүгенге көнне биргән өчен Ходайга мин чиксез рәхмәтлемен. Молдавиядән берничә көнгә кызыма кунакка гына килгән идем. Бүген Этнографик музейга кереп чыгарга булдык. Нәрсәдер белдергән кебек, аякларым үзләреннән-үзләре шушы музейга китерде. Туган яклардан читтә яшәгән кешенең күңелен аңлый торгансыздыр. Туган якны хәтерләткән юк кына нәрсә дә күңелгә шулхәтле якын булып тоела. Бу музейда керәшен хатыннары киемнәре саклана. Шулар янында сәгатьләр буе басып тора алам. Бүген дә шул урыннардан әйләнергә уйлаган идем. Бер заман күңелгә үтә дә таныш, якын көй яңгырамасынмы?! Әллә нишләп киттем. Музей администраторы: “Бүген бу залда “Интерфолк в России” фольклор фестиваленә килүчеләрнең чыгышлары була. Әлегә анда репетицияләр бара”, – диде.
  Озак та үтми, концерт үзе дә башланды. “Бәрмәнчек”ләр беренче булып чыгыш ясады. Солдатка озату йоласын күрсәттеләр. Бу вакытта кичергәннәремне сүз белән генә әйтеп җиткерә алмыйм. Безнең әтиебез – Ефимов Андрей Александрович – Җөри авылы кешесе булган. Озак вакытлар патша армиясендә хезмәт иткән. Беренче Бөтендөнья сугышыннан офицер булып кайткан. Шул “хезмәтләрен искә алып”тыр инде, 1935 елда аны кулга алалар. Әнине сигез баласы белән Себергә җибәрәләр (Әтинең 1935 елның 28 августында атып үтерелүе турында соңыннан гына документлар табылды, исеме реабилитацияләнде). Семьябыз белән Красноярск краенда төпләнеп калдык. “Бәрмәнчек” башкарган солдатка озату җырында безнең язмыш турында сүз бара иде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Яшь бөртекләре атылып чыгып, яңагым буенча тәгәрәде дә тәгәрәде. Керәшен телен аңламаган бүтән тыңлаучылар миңа сәерсенеп карадылар бугай. Ә мин, рәхәтләнеп, җылый-җылый, керәшен моңын тыңладым. Җыручыларның осталыгына исең китәрлек иде. Башкаларның чыгышлары да югары дәрәҗәдә башкарылды, тик, шулай да, безнекеләргә җиткерә алмадылар инде.
  Җөридә уза торган “Грандиоз Питраулар” турында ишетеп торабыз. Бер кайтып та әйләнәсе килә. Тик ул уйлар хыялда гына калыр инде. Яшем дә сиксәннең өстендә бит. Кызым Санкт-Петербург шәһәрендә яши, ул янәшәдә булганда, хәлем ярыйсы, анысы. Молдавиягә кайткач, башка төрле тормыш башлана. Бүгенге хисләремне, түкми-чәчми, анда алып кайтып китәм, рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Үзләре турында үзләре
 
  Эльмира Кашапова – “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбленең художество җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы:    Халыкара фестивальләрдә беренче мәртәбә генә катнашуыбыз түгел, һәм соңгысы да булмас, дип өметләнәм. Бик көчле конкурентлар килгән иде. Петербург шәһәренең үзендә генә дә йөзләгән фольклор ансамбле бар. Алар югары профессиональ башкаруга ия артистларны берләштерә. Һәр коллективның үзенең “изюминкасы” күренде. Тик менә бер генә коллектив та үз төбәгеннән җыелган фольклорны күрсәтмәде. Безнең чыгышыбыз үз фольклорыбызга корылды. Моңарчы беркем дә белмәгән, югары сәхнәгә менмәгән, “тапталмаган” керәшен культурасын дөньяга чыгару иде бу. Үзем шушы шәһәрдә укыгач, конкурс программасын карарга бик күп танышларым килгән иде. “Бәрмәнчек”нең чыгышын барысы да ошаттылар. Укытучым: “Укучымның шундый дәрәҗәдә чыгыш ясый алырлык ансамбль белән җитәкчелек итүен күрү – минем өчен зур горурлык,” – диде, аркамнан кагып. Бу сүзләрне, “ничек мактана”, дип кабул итмәгез, аларны күңелемне тырмап торган кайбер ризасызлыгымны белдерү өчен генә язам. “Бәрмәнчек” бу конкурска 100 процент әзерлек белән килде һәм 100 процентка үзен күрсәтә алды, дип саныйм. Бу бәя залның безне ничек кабул итүеннән дә күренде. Татарстан Республикасының Санк- Петербургтагы представительствосы җитәкчесе урынбасары Дамир Сабиров та безнең чыгышны “иң-иң” дип билгеләде. Жюридагы комиссия безне үзебезнең категориядә икенче урын белән чикләде. Билгеле, Халыкара фестивальдә икенче дәрәҗәдәге диплом алу – ул инде начар нәтиҗә түгел. Шулай да, аннан югарыракка өметләнгән идек. Кайбер техник сәбәпләр аркасында, оркестрдагы колоритлы коралларның тавышы ишетелмәде. Монда безнең гаебебез булмаса да, жюри фикеренә әнә шул да йогынты ясагандыр, бәлки.
  Керәшен культурасының әле башкаларга таныш түгеллеген тагын бер тапкыр күреп кайттык.Нәрсә диим – алга таба, җиң сызганып, эшләргә дә эшләргә.
  Журналист-тамашачы күзлегеннән
 
  Моңарчы, ничектер, “Бәрмәнчек” үзе аерым, керәшеннәр үзе аерым яши кебек иде. “Бәрмәнчек”нең чыгышларын күзәткәндә, аның күтәрелеше яки төшүе, я бер урында торуы – бары ансамбль өчен генә кирәк сыман тоелды. Татарстаннан еракта, керәшен культурасын күрсәткәндә, “Бәрмәнчек” ул – син, “Бәрмәнчек” ул – илебез буенча сибелгән йөзләгән мең керәшен икәнен аңлыйсың. “Бәрмәнчек” ул тулы бер халык булып чыга. Шуңа күрәдер дә, безнекеләрнең конкурс чыгышын караганнан соң, күңелдә шундый халәт туды – аны русча “шквал эмоций” диләр – үзеннән-үзе күз яшьләре ага башлады. Янәшәмдәге Зөләйха Зиннәтовага (“Бәрмәнчек”нең костюмеры) күз төшерсәм, ул да нәкъ мин кичергән халәттә, күз яшьләренә ирек биреп утыра икән.
  Лифтта төшкәндә, без урнашкан гостиницада торучы берәү, кызларның костюмнарын күреп, нинди милләттән булуларын сорады. Солист Эльвира Камалова шунда: “Без – керәшеннәр!” – дип җавап биреп, керәшеннәрнең кемнәр икәненә кадәр аңлатып өлгерде. Аның ничек әйтүеннән, ничек сөйләвеннән шушы халыкны яратуы, олылавы күренеп тора иде. “Бәрмәнчек” составында кайсы милләт кешеләре җырлый, бии – бу мөһим түгел, ә керәшеннең культурасын үз итә, кирәкле дәрәҗәдә башкарып бирә ала – менә шул мөһим. Коллективның әнә шундый кешеләрдән торуы күңелне сөенеч белән тутыра.
Язып алды: Мария МАРТЫНОВА



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Ежегодная церемония вручения Всероссийской премии Евгения Зубова прошла в библиотеке Видного

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!

В ЖК «Восточное Бутово» продолжают строительство шестого по счету детского сада

В Подмосковье сотрудники Росгвардии спасли пожилого мужчину, который оказался один дома и плохо себя почувствовал


Какие украшения будут в моде летом 2024 – подборка стилиста «585*ЗОЛОТОЙ»

Уникальный интерактивный проект Ставропольской психиатрической больницы на выставке-форуме «Россия»

Помощь российских армян СВО. Поддержка тыла важна для передовой

Антисанитария в службах доставки: токсиколог Кутушов рассказал, почему опасно заказывать еду


What If You Spent 5 Seconds in the Mariana Trench

Big 12 commissioner Brett Yormark addresses Arizona Board of Regents, asks for continued investment in athletics

Watch awkward moment baffled French Open teen is ‘teleported’ into Eurosport studio for live TV interview

Four-time Man Utd trophy winner, 37, looks unrecognisable as he heads to training with dramatic new look


Несмотря на санкции, Amazon поставляла технологии распознавания лиц в Россию

"Дети в шоке". В Новоуральске машина ДПС сбила байк с детьми 13-ти и 8 лет

Любимый внедорожник россиян стал еще доступнее: известна цена

В этом году планируют заключить контракт на реконструкцию еще одного участка трассы Р-23 в Ленобласти


Take a mystery lover's holiday by solving crime on the Italian Riviera in On Your Tail

Показ геймплея тактики SteamWorld Heist II

Мафия-НН: Все в сборе, правила с тревогой выслушаны, роли прочитаны, и сразу же в бой!

Concord is skipping free-to-play and pulling a Helldivers 2 instead: $40 for the full game with all 16 heroes at launch


Досвідчені садівники обирають великі технічні горщики для своїх рослин і квітів


Прогноз погоды на 9 июня: В Якутске ветер северо-западный

В Якутске админкомиссия отреагирует на отгрузку строительного мусора на санточке

Женсовет следственного изолятора передал рассаду цветов в социальное учреждение Якутска

Погружение в современное российское искусство – стартовал 3-ий фестиваль «Территория. Красноярск»




Фонтан на площади Орджоникидзе капитально отремонтируют

В Якутске в тестовом режиме запустят закрытые остановки с кондиционерами на проспекте Ленина

Юлия Пересильд, московский Театр на Таганке, ММОМА – участники 3-его фестиваля «Территория. Красноярск» раскрывают грани современного искусства

Зинаида Максимова: ранняя помощь не приводит к инвалидизации детей


Мама пострадавшего мальчика, которого подожгли на детской площадке, просит о помощи

Штырь проткнул шею подростка во время футбола на школьном стадионе в Якутске

В Якутске в тестовом режиме запустят закрытые остановки с кондиционерами на проспекте Ленина

Около 32 миллионов рублей отдали якутяне мошенникам за прошедшую неделю


Тарпищев о Медведеве и Рублеве: без травм сыграют в Париже лучше, чем в Токио

Семнадцатилетняя Андреева впервые сыграет в полуфинале турнира Большого шлема

Испанец Алькарас выиграл у Зверева и стал победителем Roland Garros

Испанец Алькарас выиграл Открытый чемпионат Франции по теннису


В Якутске пьяный водитель врезался в забор

«Оленина с яблоком & Салат Таежный»: Food.ru снимет документальный фильм о якутской кухне

Штырь проткнул шею подростка во время футбола на школьном стадионе в Якутске

В Якутске админкомиссия отреагирует на отгрузку строительного мусора на санточке


Музыкальные новости

Стас Михайлов заявил, что до сих пор обижается на Сергея Шнурова

Денис Мацуев выступит в Екатеринбурге с двумя оркестрами

В Саратове перенесли концерт певицы Доры

Кинофестиваль «Свидание с Россией в Бурятии» принимает заявки



«Оленина с яблоком & Салат Таежный»: Food.ru снимет документальный фильм о якутской кухне

В Якутске водитель совершил наезд на забор

"Гость, попирающий законы хозяев – захватчик": В этих регионах отказались от мигрантов и не жалеют

Из Якутии на Олимпиаду: Эксперты оценили вклад игр «Дети Азии» в большой спорт


Об отношении к русским в Азербайджане

Бизнес-омбудсмен Москвы объяснила, почему важно принять закон о креативной индустрии

Фонд «Восход» выпустил на «Атомайз» первые в России венчурные ЦФА

LISA FM Александр Белоносов выпустил альбом «Родина Сердца: Дневник Психолога»


В Якутии задержаны инспекторы ГАИ, оформивших фиктивное ДТП за вознаграждение

В Якутске водитель совершил наезд на забор

В Якутске админкомиссия отреагирует на отгрузку строительного мусора на санточке

В Якутске пьяный водитель наехал на забор


Глава Якутии выступил на сессии ПМЭФ-2024, посвященной развитию Арктики

Пока в Якутии была ночь: встреча Путина с главами иностранных СМИ, отмена ЕГЭ и птичий грипп

Айсен Николаев: Внимание президента к развитию Арктики создает новые точки роста для Якутии

Владимир Путин может посетить Якутск в июне?




Гражданку Кыргызстана арестовали по обвинению в угрозах судье и прокурору, отправившим за решетку Навального

Гражданку Кыргызстана арестовали по обвинению в угрозах судье и прокурору, отправившим за решетку Навального


Якутия получила диплом Совета Федерации за участие во всероссийском телемарафоне здоровья

Самый высокий спортзал в Якутии построили в Сайсары

Государственные награды вручили медицинским статистикам Якутии

Закон об эвтаназии собак. В Якутии предлагают умерщвлять собак для избавления от мучений


Зачем западная пресса начала «сливать» главу ОП Ермака, который за спиной у Зеленского решает все вопросы


Якутский боксер успешно выступил в Москве на шоу РЕН-ТВ

Завершился турнир по шахматам на Спартакиаде учащихся Якутии

Поединки чемпионов мира украсили Спартакиаду учащихся Якутии

Из Якутии на Олимпиаду: Эксперты оценили вклад игр «Дети Азии» в большой спорт




Глава Якутии представил медали игр «Дети Азии» министру спорта РФ

Айсен Николаев: Внимание президента к развитию Арктики создает новые точки роста для Якутии

Глава Якутии рассказал о реализации мастер-планов в регионе в ходе сессии ВЭБ.РФ

Глава Якутии выступил на сессии ПМЭФ-2024, посвященной развитию Арктики


В Якутии бушуют 35 лесных пожаров

В связи с лесными пожарами в рядя районов Якутии продолжает действовать запрет на посещение леса

В Якутии за сутки ликвидировано десять лесных пожаров 

В Якутии за сутки обнаружено 11 лесных пожаров


Штырь проткнул шею подростка во время футбола на школьном стадионе в Якутске

В Олекминском районе погиб водитель «Урала» в результате опрокидывания в реку

Мама пострадавшего мальчика, которого подожгли на детской площадке, просит о помощи

В Якутске в тестовом режиме запустят закрытые остановки с кондиционерами на проспекте Ленина


Более 600 студотрядовцев станут участниками ежегодного межрегионального фестиваля «Сияние» в Архангельске

В Пулково задерживаются шесть рейсов

На следующей неделе в Архангельске стартует межрегиональный фестиваль «Сияние»

В Архангельске прошёл межрегиональный теннисный турнир «Белое море»


В Крыму детей будут учить играть в шахматы с детского сада

Литературно-краеведческий коллаж «Мир добрых сказок и стихотворений – все это Пушкин, наш великий гений!»

Глава Росавиации рассказал о перспективах открытия аэропорта Краснодара

Глава Росавиации: возобновление работы закрытых с начала СВО аэропортов пока не ожидается


В Якутске админкомиссия отреагирует на отгрузку строительного мусора на санточке

В Якутске пьяный водитель врезался в забор

Около 32 миллионов рублей отдали якутяне мошенникам за прошедшую неделю

В Якутске в тестовом режиме запустят закрытые остановки с кондиционерами на проспекте Ленина












Спорт в Якутии

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев о Медведеве и Рублеве: без травм сыграют в Париже лучше, чем в Токио






Прилет во Владивосток авиалайнера из Якутска перенесено на завтра, 11 июня

В Якутске энергетики подключили к электроснабжению новые спортивные объекты к Играм «Дети Азии»

Штырь проткнул шею подростка во время футбола на школьном стадионе в Якутске

В Якутске админкомиссия отреагирует на отгрузку строительного мусора на санточке