Милли кинематография өчен Якутия Хөкүмәте елына 80 млн сумлап акча бирә
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли кинематография өчен Якутия Хөкүмәте елына 80 млн сумлап акча бирә. Бу татар киносы белән чагыштырганда гаять зур сумма.
«Республика җитәкчелеге тарафыннан кино үсешенә зур игътибар бирелә. Элек ул 3-5 млн сум булса, хәзер 80 млн», — диде республиканың мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов ТР мәдәният министрлыгында мәдәният әһелләре белән очрашуда Якутия мәдәнияте белән таныштырып.
«Кинопрокатка һәм милли кино төшереп бетерүгә бәйле иҗади проектларга субсидияләр бирелә. Кино төшергәндә якут классикасына, регион тарихына басым ясыйбыз. Балалар фильмы һәм анимациягә өстенлек бирәбез», — дип санап үтте министр.
Республика тарафыннан саха кинематографистларына бирелгән суммалар турында ишеткәч мәдәният министры Ирада Әюпова: «Безгә сездән көнләшергә генә кала», — диде.
«Без елына унга якын фильм төшерәбез. Алар прокатта чит ил фильмнарына караганда да зуррак уңышка ирешә. Якут киносы үз халкы белән якут телендә сөйләшә, кешегә аның үзе турында сөйли — уңышы шунда. Без гадел кино төшерәбез», — диде министр.
«Сахафильм» оешмасы генераль директоры Дмитрий Шадрин «Татар-информ» хәбәрчесенә «Якут киносы феномены”ның көчле пиар түгел, чынбарлык булуын ассызыклады. «Безнең халык якут телендә төшерелгән үз кинобызны карый», — диде ул.
«Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова татар-якут киносы копродукциясе булу мөмкинлеген дә әйтте. «Быел алар безнең питчингка киләчәкләр», — диде ул.