Главные новости Йошкар-Олы
Йошкар-Ола
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Салават Фәтхетдинов: «Татарлар - көрәшер өчен туган халык»

0

Быел Теләчедә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призларына көрәш турниры 8нче тапкыр узды. Бәйгедә 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр бил алышты. Турнирга Татарстан, Башкортстан һәм Марий Эл Республикасыннан 191 көрәшче килгән иде. Җиңүчеләр артисттан исемле кубоклар, дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр алды. Салават Зәкиевичның кубок, медальләре да бик үзенчәлекле, бүләкләре дә бик шәп иде.«Мондый медальләрне башка бер ярышта да бирмиләр», – дип, оештыручылар кат-кат әйтте. Дөрестән дә, медальләр Татарстан байрагы төсендә ясалган, оригиналь һәм бик матур.

«Нәни батырлар»

Көрәш ярышларына йөри башлагач, берничә танышым «балалар турнирларына барып кара, менә анда чын көрәш инде» дип киңәш биргән иде. Әлеге сүзләргә көлеп кенә карасам да, дөрес киңәш биргәннәр булып чыкты, Теләчедәге ярышта моңа үзем дә инандым. Балалар көрәше – иң самими һәм үҗәтле. Монда һәр бала чын күңеленнән ышанып, «җиңәм» дип чыга. Билгеле, барысы да җиңүгә ирешә алмый, җиңелгәннәрен аңлагач, күбесенең күзләрендә яшьләр дә күренде. Чын ир-атларча, келәмдә күз яшьләрен күрсәтмичә, читкә китеп, ирексездән атылып чыккан яшьләрен футболкага сөртеп алучы сабыйларны барып кочаклыйсы килде. Зур җиңүләр җиңелүләрсез булмый, диләр, нәни батырларга чын күңелдән уңышлар телибез!

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«2 баллмы, чистамы?!»

Танылган көрәшче, дөнья чемпионы Айгиз Зәйнетдиновның улы Имран әле мәктәптә укымый, ләкин инде көрәшә. 25 кг кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ул беренче булды. Аның көрәшүен Салават Фәтхетдинов та кызыксынып күзәтте, 1нче урын өчен көрәшкәндә көндәшен «чистага» атты ул, ләкин Салават абый карап торгач, залдан хөкемдарга: «2 балл бир, тагын көрәшсеннәр», – диделәр. Имран сәерсенеп карап куйды, ләкин сер бирмәде, көндәшен тагын бер кат «чистага» атты. Аннары җиңүен артка сальто ату белән матур итеп йомгаклап та куйды.

Айгиз Зәйнетдинов узган елдан бирле Башкортстанның Миякә авылында үзе ачкан «Батыр» көрәш клубында тренер булып эшли, яшь көрәшчеләрне тәрбияли. Турнирга да ул үз көче һәм теләге белән Башкортстаннан кечкенә көрәшчеләрне алып килгән иде.

Фото: © «Теләче-информ»

Салават: «Көрәшкә минем аерым мәхәббәт»

Яшь батырлар көрәшен күзәтеп торган Салават Фәтхетдинов бала чагында үзе дә көрәшеп йөргән, журналистларга шулай сөйләде.

Татар ул гомер буе көрәшкән – тел өчен дә, милләт өчен дә. Без – көрәшер өчен туган халык, без гомер буена көрәшергә тиеш. Әлеге ярышларны уздыру Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллинның теләге иде. Ул тәкъдим итте, мин риза булдым. Барлык эшне дә башлап була аны, иң мөһиме – ул эшнең дәвамы булсын. Быел 29нчы тапкыр автоузышлар буенча Салават кубогы үтте. Әлеге ярышта да менә, Аллаһка шөкер, 8нче тапкыр катнашам, алда әле 9нчы да, 19нчы да булсын. Айрат – төпле фикерле җитәкче, ул булсын дип эшли, тырыша. Безнең ул яктан бик әйбәт тандем. Теләчеләрне бик хөрмәт итәм, бик якын дусларым алар минем. Теләчеләр – тырыш халык, тыйнак, көрәшче халык.

Менә карыйм: кем көрәшкән – шуларның балалары, оныклары көрәшә. Минем улым – автоузышлар буенча Россия чемпионы, автоузышчы. Әти нәрсә эшли, бала шуны кабатлый бит. Бер көрәшкән гаиләдә бар да көрәшә, көрәшсеннәр генә, хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар.

Мин үзем дә – әз-мәз генә көрәшкән кеше, авыл, район дәрәҗәсендә генә булса да. Нишләптер, автоспортны сайладым, 50 процент җыр, 50 процент автоузышлар, икесен дә яратам, ә көрәшкә минем аерым мәхәббәт.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Салават Зәкиевичның бренды гади генә түгел, аны «шырдый-бырдый» ясап булмый»

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов:

Салават Зәкиевичның аның бренды гади генә түгел. Аны «шырдый-бырдый» ясап булмый. Салават абый – безнең уникаль шәхес, Теләчеләр дә әлеге брендны төз тота. Бу – көрәшчеләр өчен көтеп алган зур бәйге. Сабантуйлар алдыннан уза, көрәшчеләр үзләрен сынап карый ала, нинди халәттә булуларын белер, осталыкларын арттыру өчен бер дигән мөмкинлек. Бу турнирны үткәрү идеясе белән Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин чыккан иде, Салават Зәкиевич моны хуплап алып, менә инде 8 ел әлеге бәйге узып килә. Әлеге бәйге – Теләче районына да бик зур бүләк, Салават Зәкиевичка да хөрмәт күрсәтәбез, ул үзе дә – халыкара класслы спортчы, автоузыш ярышларында җиңүләр яулаган узышчы. Бәйгенең дәвамлы булуына ышанам, киләчәктә дә Теләче җирлегендә яңа батырлар үссен иде, – диде ул.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Теләче районы башлыгы: «Районда көрәш беренче урында»

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин:

Беренче чиратта, без – бәхетле халык, уңган, тырыш халык – үзебезнең татарлыгыбыз белән. Татар көрәше – ул безнең халкыбызның, милләтебезнең күрке булган спорт төре. Без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Көрәш Федерациясенә бик рәхмәтле. Бүгенге көндә республикада көрәш белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ә көрәш ул Теләче районында беренче урында. Көрәшчеләр чын мәгънәсендә Теләчене танытты. Безнең шушы келәмнәрдә үсеп чыккан райондашларыбыз, дөнья күләмендә танылган спортчыларыбыз бик күп.

Спонсорлар хисабына узган турнирларның масштабы елдан-ел арта. Салават Зәкиевич белән 8 ел элек «Ак Барс» көрәш сараенда Россия беренчелеге барган вакытта сөйләшеп утырганда, мин аңа әлеге бәйгене уздырырга тәкъдим иткән идем. Балаларга көрәшкә тартыйк дигән фикер белән эшләнелгән эш иде ул. Аның хәер-фатыйхасы белән шушы ярыш башланып китте. Әлеге турнирның кубоклары гына ни тора, Салават Зәкиевич – татарның горурлыгы ул, асыл егете. Шундый егетләребез булганда халкыбыз яшәячәк.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Җиңүчеләр исемлеге:

25 кг кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында:

I урын – Имран Зәйнетдинов (Башкортстан)

II урын – Исмаил Ибраһимов (Байлар Сабасы)

III урын – Әхмәд Хәйретдинов (Теләче)

III урын – Раян Мараков (Теләче)

26 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Глеб Иванов (Башкортстан)

II урын – Нияз Низамов (Яшел Үзән)

III урын – Әскәр Хәнәфиев (Байлар Сабасы)

III урын – Азамат Гобәйдуллин (Буа)

29 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Искәндәр Сөләйманов (Башкортстан)

II урын – Ризат Сабиров (Лаеш)

III урын – Аяз Гыйлфанов (Авиа-Яңа Савин районы)

III урын – Фәйзрахманов Муса (Балтач)

32 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Даниил Шаповалов (Башкортстан)

II урын – Муса Җәләлиев (Теләче)

III урын – Салих Фәрдетдинов (Алабуга)

III урын – Нияз Кадыров (Авиа-Яңа Савин районы)

36 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Самир Ахунов (Арча)

II урын – Альмир Сафин (Балык Бистәсе)

III урын – Альмир Галимҗанов (Теләче)

III урын – Булат Кәлимуллин ( Арча)

40 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Динар Мухтаров (Зилант)

II урын – Динар Артамонов (Алабуга)

III урын – Арсений Афанасьев (Марий-Эл)

III урын – Владислав Смирнов (Марий-Эл)

45 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Салават Сөнгатуллин (Питрәч)

II урын – Рүзәл Галимуллин (Балтач)

III урын – Риназ Хакимов (Әтнә)

III урын – Ришат Гатауллин (Биектау)

50 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Ибраһим Исмагилов (Питрәч)

II урын – Ильяр Мөхәмәтшин (Әтнә)

III урын – Рияз Сөнгатуллин (Питрәч)

III урын – Булат Сафин (Теләче)

55 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Алексей Малов (Питрәч)

II урын – Ильяс Галеев ( Балтач)

III урын – Данис Закариев (Марий-Эл)

III урын – Әмир Саматов (Мәскәү районы)

60 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Риназ Гарипов (Байлар Сабасы)

II урын – Әмир Шәйхуллин (Яшел Үзән)

III урын – Ислам Мараков (Теләче)

III урын – Йосыф Ибраһимов (Кукмара)

65 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын – Ислам Рәхимов (Биектау)

II урын – Ильдан Гыйниятуллин (Теләче)

III урын – Мөхәммәд Исмагилов (Питрәч)

III урын – Айрат Гимаев (Теләче)

80 кг кадәр үлчәү авырлыгы:

I урын Ильназ Зарипов (Авиатөзелеш – Яңа Савин районы)

II урын – Раят Зиадиев (Марий-Эл)

III урын – Ильмир Вәлиев (Теләче)

III урын – Егор Юнзель (Минзәлә)

Командалар беренчелеге:

I урын – Теләче районы командасы

II урын – Авиатөзелеш – Яңа Савин районы командасы

III урын – Байлар Сабасы районы командасы




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Тravel-эксперт Тариел Гажиенко: советы новичкам, как правильно подготовиться к путешествию

Выиграть миллион на «Юмор FM» помогает улыбка

Подкаст "Женское дело. Лаборатория успеха". В гостях - Марина Шершнева, налоговый консультант и эксперт по финансам

585*ЗОЛОТОЙ представил обвесы для обвесов


Half the world population could be diabetic or insulin resistant by 2050

EuroMillions jackpot rolls over to £185,000,000 after no one claims ticket

I had a bitter divorce with my ex-husband. I didn't expect his new wife to become one of my best friends years later.

Australia approves 40-year extension for contentious gas plant


Женский портрет

Снег как холст, волшебство акрила

Капитан полиции спас жилой дом от пожара в Орле

Российские HR рассказали, чего им не хватает в комплексных HRTech-решениях


Metal Force 3.51.0

Началась предзагрузка Crystal of Atlan на PC и смартфонах

Игра Cultivation Chat Group заняла топ-7 в китайском App Store

Five new Steam games you probably missed (May 26, 2025)



Росгвардейцы помогли потушить крупный пожар в Марий Эл

Сотрудники Управления Росгвардии по Республике Марий Эл и кадеты получили памятные награды в честь юбилея Великой Победы

В Йошкар-Оле на торжественной линейке кадетам подшефного класса Росгвардии вручили значки и медали за участие в Параде Победы

В Йошкар-Оле представитель Росгвардии поздравил подшефных школьников с завершением учебного года




Росгвардейцы помогли потушить крупный пожар в Марий Эл

Сотрудники Управления Росгвардии по Республике Марий Эл и кадеты получили памятные награды в честь юбилея Великой Победы

Рейтинг городов РФ по росту цен на вторичке за 5 лет

Balkan Pharma Детройт


Глава Марий Эл попросил активнее вовлекать молодёжь в социально значимые проекты

В Йошкар-Оле на торжественной линейке кадетам подшефного класса Росгвардии вручили значки и медали за участие в Параде Победы

Жители Марий Эл смогут заселяться в гостиницы по биометрии

В Марий Эл распределяют бесплатные путёвки в «Артек»


Касаткина о выступлении за сборную Австралии: «Это вопрос, который Tennis Australia должна решать с ITF – это уже совсем другой разговор, и я не буду в нем участвовать»

Елена Рыбакина сделала признание о работе со скандальным тренером

США выиграли ЧМ по хоккею, информация об уходе Угальде из «Спартака». Главное к утру

Юлия Путинцева получила хорошую новость перед вторым матчем на «Ролан Гаррос»


В Марий Эл при участии Росгвардии обеспечена безопасности во время проведении «Последнего звонка»

Ивановская область стала участником проекта «Большая Волга»

Завершился спортивно-туристский лагерь Приволжского федерального округа «Туриада»

В Марий Эл предлагают снизить до 10% размер НДС для аграриев на переработанные овощи


Музыкальные новости

Певица Арбенина заявила, что не читает комментарии в соцсетях из-за ранимости

Филипп Киркоров признался, что хочет воссоединить маму с папой

В Тверской области прошёл благотворительный концерт «Культура в помощь Донбассу»

IX Открытый Московский фестиваль конного искусства и спорта



Росгвардейцы помогли потушить крупный пожар в Марий Эл

Сотрудники Управления Росгвардии по Республике Марий Эл и кадеты получили памятные награды в честь юбилея Великой Победы

В Йошкар-Оле представитель Росгвардии поздравил подшефных школьников с завершением учебного года

В Йошкар-Оле сотрудники и военнослужащие Росгвардии посетили выставку «Русская Голгофа» в день открытия


WSJ: Белый дом допустил ужесточение давления на Москву на фоне затяжных переговоров

Собянин: иммерсивный музей на Красной площади расскажет о событиях ВОВ

Мерц пригрозил посодействовать лишению Словакии финансирования ЕС

«Небесная команда». Кубок Гагарина «Локомотив» посвятил погибшим спортсменам


В 2025 году в Марий Эл сгорело 16 автомашин

Мальчик на "Мазде" снес мотоблок с людьми в Медведевском районе

Двух подростков на велосипедах сбила иномарка в Волжске

ГАЗель снесла легковушку в Волжске: двое в больнице


Выиграть миллион на «Юмор FM» помогает улыбка

Выиграть миллион на «Юмор FM» помогает улыбка

Путин проведет встречу с многодетными семьями из девяти регионов

Путин попросил Собянина сделать транспорт доступным для инвалидов





В йошкар-олинском Марий парке и на Аллее здоровья высажены деревья

2065 жителей Марий Эл болели ОРВИ на прошлой неделе

ГАЗель снесла легковушку в Волжске: двое в больнице

Полные ведра грибов для иммунитета уже собирают в лесах жители Марий Эл


Зеленский заявил, что в Киеве работают над получением ракет Taurus


"Туриаду" в Хвалынске выиграла команда из Марий Эл

Футболисты из Марий Эл стали бронзовыми призерами всероссийского турнира для детей-сирот

Марийский герой СВО ушел в спорт после тяжелого ранения: "Проигравших нет"

Юные футболисты из Марий Эл стали бронзовыми призерами всероссийского турнира для детей-сирот




Глава Марий Эл считает туризм перспективным направлением сотрудничества с Турцией

Собянин: Отражена атака трех беспилотников на Московский регион

Путин попросил Собянина сделать транспорт доступным для инвалидов

Собянин: над Москвой и Подмосковьем отразили атаку трёх беспилотников


Более 1,4 тонны мусора собрано командами компаний Йошкар-Олы на эко-соревнованиях «Зелёные игры» Сбера и БрокСталь

Подтверждена совместимость платформы SpaceVM и ОС «ОСнова»: шаг к единой экосистеме отечественных ИТ-решений

Более 1,4 тонн мусора собрано командами компаний Йошкар-Олы на эко-соревнованиях «Зелёные игры» Сбера и БрокСталь

На рынке появилось технологичное агентство мобильного маркетинга mApps


Снизить НДС в 2 раза на переработанные овощи предложили в Марий Эл

В Марий Эл предлагают снизить до 10% размер НДС для аграриев на переработанные овощи

Цены в Марий Эл продолжают расти

Кухня под контролем: жители Марий Эл массово доверяют уборку профессионалам


В суд направлено уголовное дело о незаконной охоте с причинением крупного ущерба на территории Ненецкого автономного округа

Заместитель прокурора Архангельской области и Ненецкого автономного округа Павел Матанцев и Уполномоченный по правам ребенка в Ненецком автономном округе Галина Гуляева проведут личный приём жителей Ненецкого автономного округа по вопросам защиты пра

Жара накроет регионы России

Как джин и виски из Саранска вывели предприятие Евгения Сидорова в лидеры индустрии


Акция «Поздравь библиотеку с праздником».

Мы служим книге, чтобы книга служила людям

Встреча друзей «Библиотека – волшебное место, где книгам не скучно, где всем интересно».

«Поэма» в сердце города: новый уровень жизни в центре Симферополя


Щит Родины. Посмотрите на памятники пограничникам в разных городах России

В Марий Эл распределяют бесплатные путёвки в «Артек»

Сотрудники Управления Росгвардии по Республике Марий Эл и кадеты получили памятные награды в честь юбилея Великой Победы

Ивановская область стала участником проекта «Большая Волга»












Спорт в Марий Эл

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Российская теннисистка Селехметьева уступила чемпионке Уимблдона в первом круге «Ролан Гаррос»






Нижегородский музей-заповедник подписал соглашение о сотрудничестве с музеями из Ростовской и Владимирской областей

Balkan Pharma Детройт

19 сертификатов на жилье выдали сиротам Удмуртии в 2025 году

Турнир по Фиджитал-футболу в Йошкар-Оле