Знаменск шәһәре хәрби частенда 20 Зәй егете хәрби ант бирә
Иртәгә 17 июльдә районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, район хакимияте вәкилләре катнашындагы делегация Зәй районы шефлыгындагы Әстерхан өлкәсе Знаменск шәһәрендәге хәрби частька китә. Биредә алар язгы чакырылышта Зәйдән анда киткән егетләрнең хәрби присяга тантанасында катнаша. Бу юлы Зәйдән 20 егет алынды.