Кияү белән кәләш язылышкан һәм әти-әниләренең фатихасын алырга барганда һәлак булган
13 ноябрьдә Чиләбе өлкәсендә «Урал» трассасында Златоуст шәһәре янында коточкыч авариядә алты кеше үлгән. Мәрхүмнәр арасында кияү белән кәләш тә булган. Алар 13 ноябрьдә Чиләбедә язылышкан һәм Саткыга — киленнең туган ягына, әти-әниләре янына кайтып, хәер-фатиха сорарга барган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Лада Калина» белән 26 яшьлек кияү егете — Дмитрий Козырев идарә итә, аның хатыны Софья Ковыляевага 22 яшь була. Алар белән бер машинада егетнең абыйсы белән апасы бара, аларга 39 яшь... Читать дальше...