«Әйбәт кешеләр туган көнендә китә». Бибисара Азаматова үләр алдыннан әманәтен әйткән
Бибисара Азаматованың язмышы шактый үзенчәлекле, Аллаһы Тәгалә аның сабырлыгын берничә тапкыр сынаган. Авырлыкларга карамастан, ул җитәкче урыннарда да байтак еллар хезмәт иткән. Әле унбиш еллап элек кенә сәхнәгә күтәрелгән. Ике кыз тәрбияләп үстергән. «Беркайчан язмышыннан сукранмады» Мәрхүмә авырый башлагач, өйдә берничә көн генә торган да, аннары хастаханәгә барган. Олы кызы Альбина Азаматова сүзләренчә, Бибисара апа авырый башлап, Covid-19-госпитальгә эләккәнче үк, үзен туган авылында җирләүләрен үтенгән. Читать дальше...