Чаллының биш мәктәбенә яңа директорлар билгеләнгән
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы шәһәренең биш мәктәбендә җитәкчеләр алышынды. Шулай итеп, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры итеп элек 58нче гомуми белем бирү мәктәбендә шундый ук вазифа биләгән Лиза Нәбиуллина билгеләнде. Педагог «татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Бирск дәүләт педагогика институты дипломына ия. Бу хакта Автошәһәрнең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә. Лиза Нәбиуллина Айдар Гарифуллинны алмаштырды... Читать дальше...