Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете 125 еллыгын билгеләп үтә
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген, 26 мартта, Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете 125 еллыгын билгеләп үтә. Димитровград шәһәре татар автономиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шул уңайдан бәйрәм чаралары планлаштырылган. Бәйрәмгә башка төбәкләрдән һәм Казаннан дәрәҗәле кунаклар чакырылган.