Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Татарстанда 2724,4 тонна сөт савылган

0
Узган тәүлектә Татарстанда 2724,4 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 136,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. 
Министрлык китергән мәгълүматларга караганда, озак вакыт аралыгында беренче тапкыр әлеге продукцияне җитештерүдә алга китеш сизелә. Әйтик, агымдагы ай башында савым күләме 5,8 тоннага арткан, ә күптән түгел генә кимү күзәтелгән иде. Шулай ук алдагы көн белән чагыштырган вакытта да 0,1 тоннага артым бар.
 
Республиканың 14 районы элеккечә үк бу өлкәдә артта сөйрәлүчеләр рәтендә. Бу - Питрәч, Баулы, Алекссевск, Сарман, Бөгелмә, Лениногорск  һәм башка кайбер районнар. Аларда узган тәүлектә 8,4тән алып 76,8 тоннага кадәр сөт савып алынган.
 
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса