Зәйнең күпфункцияле үзәге балаларга Яңа ел бүләге ясады.
Зәйдә узып баручы елда ачылган күпфункцияле үзәк милекне теркәү һәм башка бик күп төрле документларны рәсмиләштерү буенча халыкка бер урында гына тиз арада хезмәт күрсәтү буенча өлкән зәйлеләрне бер сөендерсә, Яңа ел якынлашу уңаеннан сабыйларга чыршы бәйрәме уздырып кечкенәләрне дә куандырды. Ял көнендә биредә заманча фойены балалар биләп алды. Әкияти персонажлар белән берлектә күңел ачып, үзәккә кунакка чакырылган һәр бала кәеф күтәренкелеге, тәмле Яңа ел күчтәнәчләре алып таралышты.