Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Иң тыныч өй

0

Күп­тән тү­гел Чал­лы­ның Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә ку­нак­та бу­лыр­га ту­ры кил­де. Ишек­тән узып, зә­вык бе­лән би­зәл­гән зал­га ке­реп ки­лү­гә, ми­не кур­чак ке­бек кеч­ке­нә ике иге­зәк кыз кар­шы ал­ды. Бер­се­нең ку­лын­да план­шет, икен­че­се­нең те­ле­фон. За­ма­на ба­ла­ла­ры – шун­да ни­чек­тер уй­ный да бе­лә­ләр бит әле!
– Ни­чә яшь­тә соң бу ма­тур кыз­лар?
– Ике, – дип җа­вап бир­де әни­лә­ре Әди­лә ха­ным. – Мо­ны­сы – Гай­шә, мо­ны­сы – Әми­нә.
«Мо­ны­сы – Гай­шә, мо­ны­сы – Әми­нә» дип әй­түе ге­нә җи­ңел. Әле ярый ки­ем­нә­рен­дә чүт ке­нә аер­ма бар икән. Югый­сә, бу ба­ла­лар­ны ае­ру бө­тен­ләй мөм­кин тү­гел.
– Сез тү­гел, әти­лә­ре дә ае­ра ал­мый, – дип ел­мая Әди­лә ха­ным, – Гай­шә дип сөя баш­лый, Әми­нә бу­лып чы­га, Әми­нә ди­гә­не Гай­шә.
Ә бу 8 яшь­лек зур егет – Аза­мат исем­ле икән. Без­нең күз­лек­тән, өч ба­ла да бик күп ке­бек, ә ме­нә Абя­нов­лар­да бу, кем әйт­меш­ли, кеч­ке­нә­ләр ко­ман­да­сы гы­на. Ике егет­лә­ре әле мәк­тәп­тә. 17 яшь­лек Хай­рат бе­лән 13 яшь­лек Ал­маз Чал­лы­ның та­тар-тө­рек ли­це­ен­да укый­лар.
Кыз­ла­ры­быз­ның әле бер­сен, әле икен­че­сен юа­та-юа­та, Әди­лә ха­ным бе­лән ба­ла­лар, алар­ның кы­зык­сы­ну­ла­ры, ма­вы­гу­ла­ры, һәм без – әти-әни­ләр кул­лан­ган тәр­бия ысул­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­шеп уты­ра­быз.
– Га­и­лә­дә бе­рен­че ба­ла­ны дө­рес тәр­би­я­ләр­гә ки­рәк, – дип үз тәҗ­ри­бә­се бе­лән ур­так­ла­ша ба­шы­на ма­тур итеп яу­лык бәй­лә­гән, озын күл­мәк ки­гән, япь-яшь, сөй­кем­ле Әди­лә ха­ным. – Кал­ган­на­ры ба­ры­бер олы ба­ла­га ка­рый, ан­нан үр­нәк ала икән.
Бе­рен­че­лә­рен – Хай­рат­ны тәр­би­я­ләү­гә Абя­нов­лар, чын­нан да, зур игъ­ти­бар бир­гән­нәр. Ул ел­лар­да мо­да­да бул­ган төр­ле ки­тап­лар­дан да фай­да­лан­ган­нар, һәр­төр­ле пси­хо­ло­гик алым­нар кул­ла­ныр­га ты­рыш­кан­нар. Онык­ла­рын тәр­би­я­ләү­гә әби-ба­бай­лар да зур көч куй­ган. Һәм нәкъ ме­нә әби тәр­би­я­се хә­лит­кеч роль уй­на­ган­дыр да ин­де – 12 яшен­дә Хай­рат әби­се­нә ия­реп, мә­чет­кә йө­ри баш­ла­ган. Яшүс­мер ба­ла­ның на­маз­га ба­суы үзе әле дин куш­кан­ча яшә­мә­гән әти-әни­не, бү­ген, кыз­га­ныч­ка кар­шы, са­гай­тыр­га да мөм­кин­дер. Әм­ма Әди­лә бе­лән Азат Абя­нов­лар­га бу үз­лә­ре­нә дә дин­гә якы­на­ер­га этәр­геч ке­нә бул­ган.
– Улы­быз­га ия­реп, баш­та ирем мә­чет­кә йө­ри баш­ла­ды, ан­нан хаҗ­га ба­рып кайт­ты. Мин дә на­маз укый баш­ла­дым, – дип ис­кә ала Әди­лә ха­ным.
Шу­лай итеп, 5 ел­лап ча­ма­сы элек га­и­лә ис­лам ди­не тәр­тип­лә­ре бу­ен­ча яшәү­гә күч­кән.
– Ис­лам ди­не ул бит әле тәр­бия ча­ра­сы да. Ди­ни тәр­бия кай ягы бе­лән үзен­чә­лек­ле, нәр­сә­се бе­лән ае­ры­ла? – дип кы­зык­сы­нам мин.
– Әти-әни­нең бер­се дә ба­ла­ны на­чар­лык­ка өй­рәт­ми. Ми­ңа кал­са, мон­да ба­ла­ны нәр­сә­гә өй­рә­тү тү­гел, ни­чек өй­рә­тү, ягъ­ни ата-ана­ның үз-
үзен то­ты­шы мө­һим­рәк. Ислам дине ба­ла­лар тәр­би­я­ләү­че әти-әнине са­быр­лыкка өнди...
Биш ба­ла әни­се­нең ба­ла­лар тәр­би­я­ләү­дә төп прин­ци­бы бик га­ди икән – ба­ла­лар­ны яра­тыр­га ки­рәк. Баш­ка­ла­ры – шу­ңа өс­тә­мә ге­нә. Өс­тә­мә­ләр­нең бер­се, әй­тик – ба­ла­лар­да мөс­тә­кыйль­лек тәр­би­я­ләү. Мәк­тәп­тә ки­леп чы­гар­га мөм­кин җи­ңел­чә кар­шы­лык­лар­ны, кар­шы­лык ди­сәк тә ар­тык бу­лыр, ыгы-зы­гы­лар­ны бер­кай­чан да зу­рай­тыр­га ярат­ма­ган Әди­лә ха­ным – ба­ла, биг­рәк тә ир ба­ла үз проб­ле­ма­сын үзе хәл итәр­гә ти­еш.
– Хай­рат бе­лән Ал­маз­ның на­маз уку­ы­на ип­тәш­лә­ре ни­чек ка­рый? – дип со­рыйм.
– Алар үз­лә­ре бу ту­ры­да сөй­лә­неп йөр­ми­ләр, шу­ңа кү­рә на­маз укы­ган­на­рын якын дус­ла­ры гы­на бе­лә. Ди­ни га­и­лә­ләр­дән бул­ма­са­лар да, алар без­нең тәр­тип­ләр­гә их­ти­рам бе­лән ка­рый. Го­му­мән, мин үзе­без ара­лаш­кан ке­ше­ләр­дә өнә­мәү, чит­лә­шү сиз­гә­нем юк. Хәт­та рус мил­лә­тен­нән бул­ган­на­ры да те­ләк­тәш­лек күр­сә­тә.
Ди­ни тәр­би­я­нең без­гә дә мәгъ­лүм та­гын бер мө­һим үзен­чә­ле­ге – ба­ла тор­мы­шын­да әни ке­ше­нең ро­ле зур бу­лу.
– Без­не­ке­ләр ма­лай­лар бул­са­лар да (кыз­лар бит әле кеч­ке­нә­рәк), эч сер­лә­рен күб­рәк ми­нем бе­лән бү­ле­шә­ләр, – ди Әди­лә ха­ным.
– Әти­гә әйт­мә, дип ки­сә­тә­ләр­ме соң?
– Юк. Бер­дән, ул ка­дәр әй­тер­гә яра­мас­лык сүз­ләр си­рәк бу­ла. Икен­че­дән, алар ми­нем әти­лә­рен бор­чыр­га ярат­ма­ган­ны бо­лай да бе­лә­ләр...
Шу­лай бу­лыр­га ти­еш­тер ин­де ул. Әни ке­ше ба­ла­ны тың­лау­чы, аң­лау­чы, ки­ңәш би­рү­че­дер. Әти ке­ше­нең төп ва­зый­фа­сы исә га­и­лә­не тәэ­мин итү. Тәр­бия мәсь­ә­лә­сен­дә га­и­лә баш­лы­гы һәр­ва­кыт ха­тын-кыз­га та­я­на алыр­га, аның ба­ла­лар өчен кү­ңе­ле ты­ныч бу­лыр­га ти­еш­тер.
Ты­ныч, ди­мәк­тән... Шу­шы шау-
гөр ки­леп тор­ган биш ба­ла­лы га­и­лә­дә га­җә­еп бер ты­ныч­лык хө­кем сө­рә ке­бек то­ел­ды ми­ңа. Әди­лә ха­ным­ның ба­ла­ла­ры­на сок­лан­гыч ты­ныч, ип­ле мө­нә­сә­бә­те бе­лән бәй­ле­ме бу? Әл­лә Абя­нов­лар­ның үз ал­ла­ры­на мак­сат ку­еп яши бе­лү­лә­ре бе­лән­ме? Бер ка­ра­саң, хәт­та га­җәп бит – Әди­лә бе­лән Азат (ике­се дә юга­ры бе­лем­ле­ләр) Рос­сия ис­лам инс­ти­ту­ты­на чит­тән то­рып укыр­га кер­гән­нәр. Хай­рат­ның уй-хы­ял­ла­ры да уку бе­лән бәй­ле – ул йә ме­ди­ци­на инс­ти­ту­тын, йә ди­ни уку йор­тын, ике­се­нең бер­сен сай­лар­га ни­ят­ли. Ал­маз­ның тө­зү­че­лек бу­ен­ча юга­ры бе­лем ала­сы ки­лә. Аза­мат­ка да, кыз­ла­ры­на да бе­лем һәм тор­мыш­та юга­лып кал­мас­лык һө­нәр би­рү ту­рын­да Абя­нов­лар ин­де хә­зер­дән үк хы­ял­ла­на­лар. Спорт тү­гә­рәк­лә­ре­нә, фит­нес клуб­лар­га йө­рер­гә дә ва­кыт та­ба­лар, бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, за­ман­ча яшәр­гә ты­ры­ша­лар. Шу­лай да, иң мө­һи­ме – га­и­лә­нең ир­тә­гә­ге көн­гә ыша­ныч бе­лән ка­ра­вы­дыр, мө­га­ен. Бу – Аллаһка ыша­ну, бу ис­лам ди­не куш­кан­ча яшәү­нең дө­рес­ле­ге­нә ина­ну­дыр...




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса