Шигъри моң күчә буыннан-буынга
Чаллы 12нче санлы татар китапханәсендә юбиляр язучылар иҗатына багышланган бик матур кичә узды – шәһәрнең иң күп китап укучы мәктәбе, һәм иң күп китап укучы балалары билгеләнде. Иң күп китап укучы мәктәп дип, 54нче мәктәп табылды, 29нчы гимназия икенче урынга лаек булды. Китапханәгә еш йөрүче балалар арасында Гали Акыш исемендәге 84нче лицей, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия балалары да бар иде. Сүз монда татар әдәбияты турында бара, шуңа күрә, бу билгеле, шартлы бәядер. Әмма ничек кенә булмасын, ул балаларны татар әдәбиятына җәлеп итүче бик кирәкле чара.
Кичәдә «Көмеш кыңгырау» газетасы белән берлектә оештырылган һәм ел буе дәвам иткән «Мирасы барның – киләчәге бар» бәйгесенә дә йомгак ясалды. Без (ягъни газета хезмәткәрләре) юбиляр язучылар иҗаты, милли һәм дини мирасыбыз турындагы язмаларны бәяләдек.
Чарада Чаллыда яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрь-язучылар – Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Рубис Зариповлар да чыгыш ясады. 29нчы гимназиядән килгән 1нче сыйныф укучылары исә шагыйрьләрнең иң матур шигырьләрен сөйләргә әзерләнеп килгәннәр иде.
