Тиңләр идем сине мин кояшка, күңел назың, әни, җылырак
Җылы бәйрәм
Салкын көздә җылы бәйрәм –
Ул әниләр бәйрәме.
Нурын сибә кулларда
Көзге гөлләр бәйләме.
Бу көнне бар дөнья ямьле,
Күзләр көләч, елмая.
Һәркем әнисе янына,
Туган йортка җыйнала.
Бәйрәм белән әниләрне
Кояш та котлый сыман:
Нурларын мулрак сибә ул
Болытлар арасыннан.
Бәйрәмең белән, әнием!
Сәламәт, бәхетле бул!
Сиңа бүләгем – шигырем,
Һәрчак шулай матур бул!
Мин сине бик-бик яратам,
Әнием-бәгырем, диям.
Ышанычың-таянычың
Булырга мин сүз бирәм!
Рузилә Гаптерәхимова, Саба районы, Сабабаш төп мәктәбе, 7нче сыйныф.
Яратабыз сине!
Әни, әни, әни, әнкәем,
Яратабыз сине һәрвакыт.
Синең әйткән назлы сүзләрең
Ала мине һәрчак уйлатып.
Бер сүзең бит җитә синең, әни,
Җаннарыма яллар бирергә.
«Улым!» – дип дәшүләрең синең,
Шундый рәхәт, якын күңелгә.
Әнкәем минем, алтынкаем,
Яшик без шулай елмаеп.
Син янәшә атла безнең белән,
Һәрвакытта шулай шат булып!
Рамил Зарипов, Актаныш районы, Иске Кормаш төп мәктәбе.
Ялкын кебек
Әнием иң кадерле,
Безнең өчен бер генә.
Синең әйткән киңәшләрең,
Дөньясында бер генә.
Күзләре ялкын кебек,
Ут чәчеп уйнап тора.
Һәр көн безнең өчен
Догалар кылып тора.
Мин котлыймын әниемне
Әни бәйрәме белән.
Минем өчен ул терәк,
Мин шуны яхшы беләм.
Зөһрә Гайнуллина, Балык бистәсе районы, Зур Мәшләк урта мәктәбе.
Олылыгы чиксез
Йөрәгеңнең олылыгы чиксез,
Безнең өчен генә яшисең.
Әй кадерлем, энҗе бөртегем син,
Йолдызым син, күгем бизисең.
Тиңләр идем сине тулган айга,
Саф йөрәгең айдан нурлырак.
Тиңләр идем сине мин кояшка,
Күңел назың, әни, җылырак.
Бала чагым, матур, гүзәл чагым
Ана сөюенә күмелгән.
Әни сүзен берни алыштырмас,
Әни сүзе! Барысы әйтелгән!
Альбина Исламова, Мөслим районы, Түбән Табын мәктәбе.
Әнием әби булды
Бар нәрсәдән якын кешем,
Әнием бар дөньяда.
Ул да инде әби булды,
Куанабыз шуңа да.
Әби булу бәхетен
Татый алсын һәр кеше:
Минем әни – әби булу
Бәхетенә иреште.
Дөньябыз яктырып китте,
Сабыебыз тугачтын.
Әнисе дә, онык та
Исән-имин булгачтын.
Көтеп алган оныкны
Әни алды кулына.
Йомшак кулын сизеп, онык
Әбисенә сыена.
Гөлинә Мирзаянова, Мөслим районы, Татар Бүләре урта мәктәбе.
Мактап торасым килә
Минем әни бигрәк уңган,
Дөньяда бер төш кенә:
Бәйли дә ул, чигә, тегә,
Тәмле ашлар да пешерә,
Хәтта миңа өй эшләрен
Карашырга да өлгерә.
Иртүк китә эшенә,
Ничек кенә җитешә? –
Алы да юк, ялы да,
Белми ул зарлануны.
Мактап торасым килә
Яраткан әниемне.
Зилә Биккинина, Мөслим урта мәктәбе, 5нче сыйныф.
Иң сөйкемле
Минем әни иң сөйкемле,
Иң уңган, булган кеше.
Аның кебек якты йөзле
Күргәнем лә юк кеше.
Әнием ике баласын
Тәрбияли, үстерә.
Аның әйткән һәрбер сүзе
Хәзер исемә төшә.
Әнием минем ягымлы,
Акыллы, шаяручан.
Күптәннән ул, әллә кайчан
Шәфкать туташы булган.
Әниемне яратам мин,
Әниемне сагынам.
Әниемә һәрвакыт
Игелеклек мин кылам.
Рәмилә Сәләмова, Мөслим лицее.
Кадерлем
Язлар кебек якты да,
Җәйләр кебек ягымлы.
Көзләр кебек юмарт та,
Кышлар кебек сөйкемле.
Ул кем була дисезме? –
Әлбәттә, минем әни.
Яратам, шундый яратам! –
Мәңге яшь кал син, әни!
Рәмзилә Гыйзетдинова, Мөслим районы, Вәрәшбаш мәктәбе.
Җан атам
Әниемне бик яратам,
Әнием, дип, җан атам.
Дөньяда иң кадерлем! –
Матур сүзләр таратам.
Мин кайтуга әнием,
Тәмле ашлар пешерә.
Рәсемнәребезне карап
Балачакны искә төшерә.
Сокланабыз, әнием,
Шундый сабыр булганга.
Балаларың җырлаганда,
Күңелләрең тулганга.
Наилә Госманова, Мөслим районы, Симәк урта мәктәбе.
Яшәрә Җир шары
Минем әнием Гөлнур,
Йөзләреннән чәчә нур.
Зәп-зәңгәрдер күзләре,
Балкып тора үзләре.
Йөрәгендә кояшның
Бар яктысы, нурлары.
Ул булса ямьләнә,
Яшәрәдер Җир шары.
Язилә Шакирова, Балтач районы, Чапшар башлангыч мәктәбе, 2нче сыйныф.
Матур балачак
Әни бит ул – җылы кояш,
Әни бит ул – матур чәчәк.
Әни белән бергә яшәү
Шундый матур балачак.
Ирек Ганиев, Балтач районы, Яңгул урта мәктәбе, 2нче сыйныф.
Иң кадерле кеше
Өйгә кояш кергәнме дисәм,
Әни кергән икән!
Дөньяда иң кадерле кеше
Димәк, әни икән.
Без – бәхетле балалар,
Җирдә синдәй әни булганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез,
Улың һәм кызың синең алда.
Фәнзилә Гайфетдинова, Балтач районы, Бөрбаш урта мәктәбе, 5нче сыйныф.
Яшәп булмый
Әни сүзе нигә якын,
Беләсезме, дусларым!?
Әниләрсез яшәп булмый,
Аңлыйсызмы, дусларым?
Әнием кая китсә дә,
Күңелгә нидер була.
Әйтеп бетермәслек булып,
Йөрәгемә моң тула.
И, Ходаем, аерма син
Әниемнең назыннан.
Бир кояштай озын гомер,
Сакла аны барыннан!
Рәдиф Йосыпов, Нурлат районы, Якушка урта мәктәбе.
Һәрчак янымда
Иң матур әни –
Син бу дөньяда.
Һәр кайда, һәр эштә
Бул син янымда.
Син пешергән ашларны
Яратабыз һәммәбез.
Озак яшә, авыртмыйча,
Сиңа теләгебез.
Зилә Закирова, Саба районы, Олы Арташ мәктәбе, 2нче сыйныф.
Куандырып торыгыз
«Әни» сүзен тәүге тапкыр,
Әйткәнмен сабый чакта.
Кадерләп дәшәрмен бу сүзне,
Үзем әни булгач та.
Сүзен генә түгел аның,
Үзен дә онытмагыз.
Әниләрне сез һәрвакыт,
Куандырып торыгыз.
Алинә Хакова, Чаллы, 4нче урта мәктәп, 8В сыйныфы.
Кем ул?
Дөньяда иң матур әни –
Минем әни.
Дөньяда иң батыр әни –
Минем әни.
Кем куллары йомшак, җылы? –
Әни кулы.
Кемнең җыры шундый моңлы? –
Әни җыры.
Зилия Зәкиева, Арча районы, Хәсәншәех урта мәктәбе.
