Искиткеч кеше ул
Әни! Дөньяда иң якын, иң кадерле кеше. Минем өчен кайгыртучы әнием булу – зур бәхет ул! Әнием без шатланганда шатлана, без кайгырганда кайгыра, үзенең акыллы киңәшләре белән юата. Ул искиткеч сабыр, акыллы, уңган, шат күңелле, ачык йөзле. Безне һәрвакыт тәмле ашлары белән сыйлый. Авырганда дәвалый, иркәли.
Әниемнең исеме Наилә. Ул мәктәптә укытучы булып эшли. Бик күп еллар рус балаларына татар теле укыта. Әнием балаларны бик ярата. Үзенең укучылары белән төрле кичәләр үткәрә, олимпиада, конкурсларда катнашып призлы урыннар ала. Укучылары да аны хөрмәт итәләр.
Мин әниемне бик яратам. Әниемнең озын гомерле, һәрвакытта да шат йөзле булуын телим.
