Зәй районы Иске Тәкмәк авылында мәдәният йорты төзелә
Зәй районының Иске Тәкмәк авылында республика программасы буенча күпфункцияле үзәк төзелә. 100 урынлык тамаша залы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты булачак яңа бинаны авыл халкы түземсезлек белән көтә. Төзелеш эшләрен биредә тендер нигезендә откан районның “Иверс” подрядчы оешмасы алып бара. Алар эшне сыйфатлы һәм тиз алып бару өчен зур тырышлык куя. Максатлары – бинаны Яңа елга кадәр түбә астына кертеп калдыру.
