Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Малайларыбыз – волейбол осталары

0

Быел мәктәбебезнең яшь волейболчылары  алты республика бәйгесендә, шул исәптән пляж волейболы ярышында катнаштылар.

Республиканың беренче мәктәп Спартакиадасында финал уеннарында катнашып, Сарман командасына 2:1 исәбе белән оттырып, дүртенче урынны алдылар. Волейболчыларыбыз шулай ук республика беренчелегенең  барлык яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар. 1998 елда туган һәм кечерәк малайлар ярышларында – бишенче урынны, 2000 елгылар һәм кечерәкләр арасында алтынчы урынны яуладылар. Ә иң кечкенәләр төркемендә, Минзәлә командасына 23:25, 18:25 исәбе белән оттырып, өченче призлы урынга ия булдылар. Әлеге команда уенчылары: Никита Арнаков, Константин Казаков, Никита Петров, Александр Дулатов, Юрий Логинов, Артур Шәвәлиев, Олег Синкин, Артем Свежов, Данил Свежов, Роман Ямушкин. Малайларның тренерлары – физкультура укытучысы Виктор Захаров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса