Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Зәйлеләр ярышларда җиңү яулый

0

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае спорт залында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында волейбол буенча  шәһәр беренчелеге узды. Анда унбер команда көч сынашты, алар арасында авыл волейболчылары да бар. Ярыш нәтиҗәләре буенча ГРЭС командасы җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарны“Зенит”  белән “УТТ”  командасы бүлеште. Дүртенчедә Сәвәләй авылы волейболчылары.

Бу көннәрдә “Яшьлек” боз сараенда хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды. Анда “Зәй” һәм “Чирмешән” командалары көч сынашты. Ярыш 6:1 исә белән “Зәй” командасы җиңүе белән тәмамланды.

Азнакайда яшүсмерләр арасында йөзү буенча “Лидер” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе  ачык    беренчелеге узды. Беренчелектә Зәйнең “Зәй” спорт мәктәбеннән Елена Шушарина һәм Кирилл Клочков җиңүче булды. Диләрә Черноярова исә бронза медаль алды. Катнаш эстафетада Зәй йөзүчеләре III урын. Йөзүчеләрне ярышларга тренер Рәйсә Галимова әзерләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса