Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Татарстанда 18 яшьлек егетнең гәүдәсен этләр кимергән

0

Минзәләдә җирле аэроклуб янында кичә 18 яшьлек егетнең этләр кимергән үле гәүдәсе табылган. Табылган паспорты буенча, ул 1996 елгы Чаллы кешесе булуы ачыкланган. Фаҗига урынына кешеләр килүгә карамастан, ул урында эт көтүе йөрүен дәвам иткән. Бу хакта “Минзәлә” газетасы яза.
Соңрак "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе башлыгы ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул вакыйга турында хәбәр иткәнчә, Минзәләне чыккач җирле халык өлешчә этләр ашаган гәүдәгә тап булган. Кешеләр этләрне куу белән, яшь егетнең этләр өлешчә кимергән гәүдәсен күргән. Егеттә табылган паспорт 18 яшьлек Минзәлә егетенеке, дип аңлатты тикшерү идарәсе вәкиле. Аның сүзләренчә, шушы очрак буенча хәзер тикшерү эшләре бара, үлемгә китерү сәбәбе ачыкланмаганга, җинаять эше кузгатылмаган. Егетнең, гәүдәсе табылганчы, 1 тәүлек алдан һәлак булуы билгеле, дип хәбәр итә http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/11/104422/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса