Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Бер көндә пассажирлар белән дүрт автобус юл һәлакәтенә юлыккан

0

Бүген генә Рәсәйнең дурт төбәгендә берничә дистәләгән пассажирлар белән автобуслар юл читенә очканнар.

Юл куркынычсызлыгы хезмәткәрләре юллардагы бозлавыкны сәбәбче итеп куялар.Шул исәптән, Казан-Чистай юлында автобус белән булган авария дә автобус каршына үз юлыннан килүче ундүртенче модель машинаның кинәт кенә каршы полосага чалулап чыгуы аркасында була.Бәрелүдән качарга теләгән автобус шоферы рульне кискен борудан  автобус юл читенә төшеп каплана. Бәхеткә каршы, пассажирлар авыр тән җәрәхәтләре алмыйлар.Синоптиклар исә,  иртәгә юлларда боз катламының дүрт миллиметр булачагын вәгьдәлиләр.Бик мөһим эш булмаса юлларга чыгудан тыелу хәерлерәк,җәмәгать! Инде ихтыяҗ туган икән, баш юл куркынычсызлыгы инспекторы Рифкат Миннеханов сүзләренә колак салу мәслихәттер: "Юлларда акрын тизлектә хәрәкәт итәргә кирәк"  




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса