Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Салфеткадан купшы чыршы ясыйбыз [+МАСТЕР-КЛАСС]

0

Чыршыны ясау өчен картон, яшел һәм ак салфеткалар, кызыл кәгазь, степлер, клей, серпантин, ука (мишура) кирәк булачак.

Картон кәгазьгә ярымтүгәрәк ясыйбыз, кисәбез һәм конус рәвешенә кертәбез.

   

Яшел төстәге  кәгазь салфеткаларны берсе өстенә берсен куеп, бер үк диаметрлы түгәрәкләр кисәбез һәм уртасыннан степлер белән беркетәбез. Чыршы купшы күренсен өчен әлеге эшләнмәләрне күбрәк ясау хәерле.

   

Һәр катламны өскә күтәреп, “йөнтәс” рәвешкә кертәбез. Әзер “ылыслар”ны клей ярдәмендә астан өскә кадәр ябыштырабыз.

   

Очына квиллинг алымы белән ясалган йолдыз утыртабыз.

Бизәү өчен серпантиннан күбәләкләр, кечкенә генә уенчыклар, ука да ярый.

Ләйләгөл Минаева




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса