Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Әлмәттә студентлар хезмәт отряды үзәге ябылмачак

0

Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары үзәген хезмәт биржасы эшчәнлеген кабатлый дип ябарга тәкъдим иткән булганнар.

KazanFirst хәбәр итүенә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәкне саклап калырга вәгъдә иткән.

Студентлар отрядлары үзәкләре республиканың биш торак пунктында – Казан, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында эшләп килә. Гомуми штат 42 кеше тәшкил итә.

Министрлыкның киңәйтелгән коллегиясендә фикер алышканнан соң җавап сүзендә Президентыбыз яшьләр сәясәте учреждениеләре челтәре бүгенгәчә булган торышта һәм күләмдә саклап калынырга тиеш дигән. Димәк, студентларның хезмәт отрядлары үзәге дә яшәячәк дип уйларга җирлек бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса