Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Лениногорскига хәләл йомырка кайтачак

0
Татарстанда хәләл йомырка чыгара башладылар. Яңа продукт “Yaratelle” бренды белән сатыла.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәресенә “Ак Барс” ХК кошчылык комплексының Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, предприятие көн саен 1 млн 620 мең данә йомырка җитештерә, шуның 20 проценты – хәләл.
 
Предпритяие технологларына хәләл йомырка җитештерү өчен тавыкларны ашату рационын яңадан карап чыгарга туры килгән. Кошларга катнаш азык (балык һәм хайван сөякләре оны) ашатмыйлар. Хәзер тавыклар бары тик үсемлекләрдән ясалган азыкка күчте.
 
Яңа товар экологик чиста тартмада сатыла.
 
Әле Лениногорск шәһәренең кибет киштәләрендә “Yaratelle” бренды белән хәләл йомырка күренми. Озакламый кайтып җитәр, көтәбез! 
 
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса