Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Кыска вакытлы буран һәм томан көтелә

0

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга җитүче көньяк-көнбатыштан җил (Казанда - секундына 17 метрга кадәр), күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән кыска вакытлы буран, шулай ук бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булган томан көтелә (Казаннан кала).


Шулай ук болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар һәм юеш кар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 3-8, көндез 0-5 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.

Алдагы төндә Казанда 4-6 , көндез - 1-3 градус салкын. Болытлы һава, кар һәм юеш кар яварга мөмкин.

19 декабрьгә каршы төндә болытлы һава, кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә, кайбер районнарда - кыска вакытлы буран, бозлавык. 6 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса