Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Балык бистәсе суд залыннан: срогы чыкккан товарны сатырга кагтый тыела

0
Район үзәгеннән ерактарак урнашкан  кечкенә авыл кешеләре Балык бистәсенә килеп азык-төлек продуктлары алып йөри алмыйлар.
Ә авылда бер күп булса ике кибет. Әллә ни сайланып йөри алмыйсың. Кибет хуҗасы нәрсә кайтара шуны алырга туры килә инде. Шуннан файдаланып намуссыз эшмәкәрләр, авыл кешесенә батар диптер инде, кибетләрендә срогы чыккан продукция саталар. Шулай ике кибетне тикшергәндә баш дәүләт санитар табибы урынбасары киштәләрдә яраклылык срогы чыккан майонез, маргарин, ит продуктлары, тәм–томнар һәм башка продуктлар барлыгын ачыклый, кибет хуҗасына карата административ беркетмә төзи.
 
Балык бистәсе район суды бу административ эшне караганнан соң шәхси эшмәкәрне 20 000 сум административ штрафка тартты. Кеше алдап баеп булмый шул.
Бу очрак башка шәхси эшмәкәрләр гә дә гыйбрәт булыр, дип уйлыйбыз. Ә сатып алучылар исә игътибарлырак булсыннар, һәрвакыт продукциянең  куллануга яраклылык датасын карасыннар иде. 
 
Илгиз Җамалиев,Татьяна Валиева.
 
Фото:http://video.vefire.ru/Chto_delat_pokupatelyu_esli_v_ego_rukah_okazals…



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса