Зәйдә яшь укытучылар “Педагогик дебют”та көч сынаша
Зәйдә яшь педагоглар арасында иң-иңнәрне ачыклау буенча “Педагогик дебют” бәйгесе традицион төстә оештырыла. Бу көннәрдә мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәпләргә чыгып, “Педагогик дебют - 2014”тә катнашырга теләк белдергән 13 яшь укытучының дәресләрен карый. Алар арасыннан дәрес бирү буенча югары балл җыючылар финалга сайлап алына. Бәйгегә 26 декабрьдә 4нче мәктәптә йомгак ясалачак.
