Зәйдә “Авылга - культпоход” программасы күркәм традиция булып дәвам итә
“Авылга культпоход” хәрәкәте кысаларында Мирный бистәсе мәдәният йорты үзешчәннәреИске Зәй клубында “Кече Ватан елына багышланган концерт программасы күрсәтте. “Вдохновение”, “Конфетти” хореография төркемнәре, “Премиум” вокал-инструменталь ансамбле, “Ивушка” фольклор ансамбле, аерым җырчылар чыгышлары тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде.
