Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Иске Чаллы авылында төлкеләрдән зыян күргәннәр

0

Иске Чаллы авылында ике шәхси хуҗалыкта бер-бер артлы сыерлар үлеп киткән.

Хуҗалары малларда котыру чире билгеләрен күрүгә ветеринария белгечләрен чакырганнар. Табиблар ике йортта да дезинфекция үткәргәннәр, калган терлекләргә вакцина кадаганнар, ә үлгән сыерлардан биологик материал алып, республика ветеринария лабораториясенә җибәргәннәр. Аннан җавап алмый торып, малларның нидән үлгәнен әйтергә ашыкмыйлар белгечләр. Шулай да сыерларның хуҗалары район хастаханәсенең хирургия бүлегендә күзәтеләләр. Алар котыру чиренә вакциналау курсы үтәләр.

Бәланең сәбәпчеләре – һаман шул төлкеләр. Иске Чаллыда яшәүчеләр әйтүенчә, алар авылга еш һәм төркем-төркем йөриләр, араларында үзен табигый булмаганча әрсез тотучылары да бар. Өстә аталган терлекләргә дә һөҗүм иткән булган  җирән ерткычлар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса