Зәйдә янә “Туым жондозы” конкурс-фестивале бара (фотолар)
Бүген Зәйдә республикада керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның “Туым жондызы” – “Рожденственская звезда – 2015” конкурс-фестивале үтә. Анда Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Сарман, Мөслим, Тукай районнарыннан яшь башкаручылар чыгыш ясый, 5 яшьтән 30 яшькә кадәрге җырчылар (яшьләренә карап өч төркемдә) осталыкларын күрсәтә. Фестивальне яшь үзешчәннәр ачып җибәрде.
Бу турыда тулырак язма газетабызның адагы санында урын алачак.
