Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Казанда кислород баллоны шартлаган, зыян күрүчеләр бар

0

Казанда коткаручылар шартлау нәтиҗәсендә ишелгән стена өемнәрен тикшерә.
Обнорский урамында “Техгазсервис”ның бер катлы бинасында кислород баллоны шартлау сәбәпле, стенаның бер өлеше ишелгән. Һәлакәт урынында коткаручылар эшли. Стена өемнәре астыннан бер зыян күрүче алынган. Тагын бер кеше җимерелгән бина астында калган булырга мөмкин”, - дип белдерде “Татар-информ” МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат секретаре Андрей Родыгин.
Һәлакәт урынында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив төркеме, Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасыннан 58 кеше, 18 берәмлек техника, шул исәптә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгынан 35 кеше, 11 берәмлек техника эшли.

 

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/24/104854/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса