Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Бәләкәй әлмәтлеләр музейга бушлай йөриячәк?

0

Киләсе елга балалар федераль буйсынудагы Россия музейларына бушлай йөри алачак. Бүген бу хакта Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының уртак утырышында Владимир Мединский хәбәр итте, дип белдерә "Интерфакс".

"Без 1 гыйнвардан башлап федераль буйсынудагы Россия музейлары балалар өчен бушлай эшләячәк дигән карарга килдек", - диде Мединский.

"Безнең музейлар - тарихи һәм мәдәни белем алу өчен иң яхшы урын. Аларда балалар күбрәк булган саен, яхшырак. Классик сүзләре белән әйткәндә, бүген балалар, ә иртәгә - халык", - дип билгеләп үтте министр.

Аның сүзләренчә, Мәдәният министрлыгы музейларга бу яңалыкны кертүдән югалткан бюджеттан тыш табышларны компенсацияләү мөмкинлеген тапкан.

"Мин төбәк җитәкчеләрен дә бу үрнәккә иярергә чакырам", - дип өстәде Мединский. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса