Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2014

Якташыбыз Туланы аякка бастырган

0

Ул Тула өлкәсендә  «Жигули» автомобилендә полиция белән узыш оештыруда гаепләнә.

ЮХИДИ инспекторлары юлның бер ягыннан икенчесенә чайкалып килүче автомобильгә игътибар итәләр һәм аны туктатырга телиләр. Ләкин шофер туктарга уйламый да. Соңгылары корал кулланырга мәҗбүр була. Машинаның 3 тәгәрмәченә зыян китергәннән соң, ниһаять, ул туктый. Руль артында үзе белән шоферлык таныклыгы да булмаган 39 яшьлек казанлы булып чыга. Тиздән полицейскийлар машинаның номерлары да ялган булуын ачыклый. Теркәү билгеләре тәртип бозучының Тула өлкәсендә яшәүче әтисенең «Запорожец» машинасыныкы булып чыга. Шулай ук әлеге адәмнең 2015 елның сентябренә кадәр машин йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге дә ачыклана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса