Күчтәнәчем әзер инде
Менә ап-ак карлары, бураннары белән кыш та җитте. Озакламый капчыгына күчтәнәчләрен салып Кыш бабай да килеп җитәр. Мин аның килүен сагынып көтәм.
Өебездә матур итеп чыршы бизәдек, мәктәптә дусларым белән кардан төрле сыннар да ясап куйдык. Кыш бабайга күчтәнәч тә әзерләп куйдым әле. Мин бит хәзер укырга да, язарга да өйрәндем, матур итеп шигырь дә ятладым.
