Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Һава торышы начарлана:кар, бозлы яңгыр явуы көтелә

0

 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч метеорологик күренешләр турындагы кисәтүле хәбәр таратты.

Актив көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары начарлануы фаразлана. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә.

Шулай ук көньяктан 16-21 м/с ка кадәр җил, ә 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән 26 м/с ка кадәр (Казанда -24 м/с) җил булуы көтелә.

Юлларда - кар көртләре, кар “ботка"сы, бозлавык.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса