Бер сүзем бар, әйтелмәгән, серем бар, ачылмаган
Бер сүзем бар, сиңа әйтелмәгән,
Килер бер көн, аны әйтермен.
Сабыр төбе генә сары алтын,
Беләсеңдер халык әйтемен.
Бер хатым бар, сиңа атап язган.
Җитәр вакыт, ачып укырсың.
Аңларсың бер күңел хисләремне,
Йөрәгемә үзең шакырсың.
Бер бүләгем калды, тапшырылмый,
Талисмандай йөртәм янәшә.
Әле ярый димен син куенда,
Син бар димен һәрчак сердәшкә.
Бер серем бар, әле чишелмәгән,
Ул сер бары сөю турында. Читать дальше...