Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Марсель Иванов вафат булды

0

Бүген, 1 февраль көнне сәгать төшке икеләрдә танылган композитор, күп артистларның концертларын оештыручы-администратор булып эшләгән Марсель Иванов арабыздан китеп барды.

 


Ялларда композитор гаиләсе белән тормыш иптәше Лилия ханымның туган ягы - Менделеевск районының Псәй авылына кунакка кайткан була. Бүген кире кайтырга дип, машина белән Казанга юлга чыгалар. Руль артына уллары утыра. Юлда барганда Марсель әфәнденең кисәк кенә йөрәге тибүдән туктый.

50 яшен узып бер адым гына ясаган әти кешенең улы һәм кызы кала. Мәрхүмнең туганнары, якыннары кайгысын без дә уртаклашабыз. Авыр туфраклары җиңел булсын...

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/41073-marsel-ivanov-vafat-buldyi.html




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса