Ата-аналардан гариза кабул ителә башлады
Беренче сыйныфка барачак балаларның әти-әниләреннән 1 февральдән гаризалар кабул ителә башлады.
Быел беренче сыйныфларны туплау ике этапта үткәрелә. Якындагы микрорайонда урнашкан мәктәпләргә баручылардан 30 июньгә кадәр, ә башкалар өчен – 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Сыйныфларда буш урыннар булганда, билгеле.
Беренче сыйныф укучылары бернинди дә имтихан тапшырырга тиеш түгел, дип хәбәр итә ТАСС. Гаризаны мәктәпкә бармыйча, электрон рәвештә дә юлларга була.
