Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

74 яшьлек хезмәт ветеранына 300 мең сумлык бурыч такканнар

0

Пенсионер ике ай инде бер тиен дә пенсия ала алмый.

Чөнки аның акчасын үлгән улының бурычын түләргә тотып калалар икән. Түбән Камада яшәүче әлеге хезмәт ветеранының хатыны 2012 елда гүр иясе була. Аннан соң кызы фатирдагы өлешенә документ теркәргә алына. Улы бу чакта өлешеннән баш тарта. Тик ул берничә көннән кинәттән карарын үзгәртә.Әмма мирасны оформить итәргә үзе түгел, танышы килә. Бу чакта Валерий нык эчә, наркотик матдәләр куллана һәм үлеп тә китә. Бу хәл ике ел элек була. Валерий үлгәннән соң аны әтисе янына танышы килә һәм улының аңа 300 мең сум бурычы булуын әйтеп, фатирдагы өлешне таләп итә башлый. Әйткәннәрен расписка белән раслый. Пенсионер кәгазьгә ышанмыйча аны экспертизага бирә. Әйтүенчә, экспертиза документның төп нөсхә булуына шикләнә, ләкин суд карарны пенсионер файдасына чыгармый. Шулай итеп, аның пенсиясе тулысы белән бурычны каплап баруга китә, дип хәбәр итә НТР. Хезмәт ветераны белән фатирда ире һәм ике баласы белән кызы да яши. Алар да гаделлек өчен көрәшә. Бүген бу эш буенча суд булырга тиеш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса