Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Шәмдәлдә ут сүнде соң гына

0

Төн килде, караңгылык иңде,

Шәм кабызып киләм яныңа.

Шәүләм бара узып карашымны,

Күзәтәсең нигә тын гына?!

 

  Кулларыңны сузып сарылдың да,

   Эх,юандык  парлы шәүләдә.

Йөрәк тибешләре  серлелектән,

                 Тынып калды,  калды бер мәлгә.

 

Бер мизгел, сине дә, мине дә,

Хисләрдә сихерләп юатты.

Мәхәббәт серлелек ярата,

Түземлек чикләрен югалтты.

 

Пәрдәгә пар шәүлә сузылган,

Иреннәр кавышты тын гына.

Бу төнне бишектә тибрәтеп,

Шәмдәлдә ут сүнде  соң гына.

 

 Кулларыңны сузып сарылдың да,

 Эх, юандык парлы шәүләдә.

 Йөрәк тибешләре  серлелектән,

 Тынып калды, калды бер мәлгә.

 

 

Вазыйх Фатыйхов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса