Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Комарлы уеннарга кагылышлы үзгәрешләр кертелде

0
 procspb.ru 
РФ Җинаятьләр кодексының "Комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү" дип аталган 171.2 маддәсенә  үзгәрешләр кертелде.
 
Үзгәреш әлеге маддәнең беренче өлешенә кагыла. Элекке редакциядә 171.2 маддәсе  "комарлы уеннарны мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен, шулай ук элемтә чараларын, шул исәптән күчмә элемтә чараларын  файдаланып, я булмаса комарлы уеннарны уен зонасында оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлек алып баруга билгеләнгән тәртиптә рөхсәт алмыйча оештыру һәм (яисә) үткәрү һәм керем алу" дип бәян ителсә, яңа редакциядә закон чыгаручылар нәкъ менә "законсыз оештыру"га акцент ясый. Шулай ук  РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.1.1 маддәсе 1 бүлегенә үзгәрешләр кертелде. Монда да яңа редакциядә ул "Комарлы уеннарны уен җиһазлары файдаланып уен зонасыннан тыш законсыз оештыру һәм  (яисә) үткәрү" дип әйтелгән. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса