Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

“Мин Яңа ел бәйрәмендә” бәйгесе җиңүчесен тәбрик иттек

0

Әмир Бикмурзин редакциябездә әти-әнисе Лилия һәм Айрат белән кунакта булды.

“Әлмәт таңнары”ның нәни дусты Әмир 17 конкурсант арасыннан 1429 тавыш җыеп, җиңүче исеменә лаек булды. Аңа әле нибары 1 яшь 10 ай. Әмма ул үзенең сөйкемлелеге, ихласлыгы белән күпләрне үзенә каратты. Аның исеменнән куелган шигырь дә бик үзенчәлекле, матур иде.

 Менә без-з-з дә очып килдек

 Яңа ел бәйрәменә.

 Яшел чыршы тирәсендә

 Җыр җырлап әйләнергә.

 Без-з-з-зелдәп әйләнәбез-з-з,

 Җем-җем чыршы уртада.

 Кунак булып ак сакаллы

 Бабай килгән ёлкага.

 Без-з-з уйныйбыз-з-з, җырлыйбыз-з-з,

 Биибез-з-з дә, көләбез-з-з.

 Без-з-з-згә бәйрәм бүләк иткән

 Кыш Бабайны сөябез-з-з!

Әмиргә һәм аның әти-әнисенә редакциябез күркәм бүләк ясады – шәһәребезнең танылган фотографы Руслан Бажутовтан фотосессия (сайтыбызны күзәтеп барыгыз, фотоларны без бирегә дә урнаштырачакбыз).

Әмирне зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә аның әти-әнисен сөендереп торуын, уңышлар телибез!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса