Әлкилеләр Интернетта шәхси кабинетлар ачалар
kuponator.ru
Әлкилеләр электрон хезмәтләр белән көннән-көн күбрәк “дуслаша”.
Пенсия фонды идарәсе тәкъдиме белән иминиятләштерелгән затлар һәм кертем түләүчеләр арасында үз шәхси кабинетларын булдырырга теләүчеләрдән 347 гариза кергән. Интернетта шундый “кабинетыңны” булдыру пенсия хокукының ни дәрәҗәдә гарантияләнүен, киләчәктә нинди пенсиягә исәп тота алачагыңны белеп тору мөмкинлеге бирә.
