Зәйлеләрне чаңгы юллары көтә
Иртәгә, 7 февральдә, “Россия чаңгы юллары” спорт акциясе уза. Ул иртәнге сәгать 10да Яңа шәһәр урман буенда оештырыла. Стартка оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, студентлар, укучылар басачак. Чаңгысы булмаганнарга биредә прокатка чаңгы алу мөмкинлеге дә бар. Акциядә җиңү түгел, катнашу мөһим. Әйдәгез, барыбыз да чаңгыга басыйк.
