Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яшәүче, бар гомерен безгә багышлаучы кадерле эниебез Рабига Фатыйх кызы Шәрәфетдинованың 17 февральдә олуг юбилее.
Юбилеең белән котлыйбыз сине, әни! Сәламәтлек, сөенеч-шатлыклар, озын гомер телибез сиңа!
Кояш кебек якты нурлар – синнән,
Карашлары белән җылыткан.
Юктыр беркем, әнкәй, синнән башка
Иркә сүзләр белән юаткан.
Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың
