Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Татарстанда укучылар аз булган мәктәпләр ябылырга мөмкин

0

"Татарстанда укучылар саны 80нән ким булган урта мәктәпләр калмаска тиеш", дип белдерә Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов.


Ул бу хакта "Татарстанда урта белем бирүне камилләштерү"гә багышланган республиканың Иминлек шурасы утырышында белдерде. Җыелышта президент Рөстәм Миңнеханов та министрның бу тәкъдимен хуплады.

Фәттахов сүзләренчә, балалар саны аз булган мәктәпләргә яшь белгечләрне чакырып эшләтеп булмый, укучылар арасында да көндәшлек юк, һөнәри белем бирү дә каралмаган. Утырышта БДИ тапшырганда балалар саны аз булган мәктәпләрнең югары күрсәткечкә ирешә алмавы да әйтелде. 

Бүген республикада 1403 урта мәктәп бар, аның 244-ндә балалар саны җитәрлек түгел. 
 
http://matbugat.ru/



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса