Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Лениногорскиның конкурсларда җиңгән укытучылары билгеле булды

0

3-6 февраль аралыгында Лениногорскиның 7 нче мәктәбе базасында “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Өстәмә белем бирү укытучысы”, “Россиянең педагог-психологы – 2015” республика конкурсларының муниципаль этабы үтте.


“Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсында шәһәр һәм районнан  19 укытучы катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны шәһәребезнең  7 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Шәмсуллина алды, икенче урында 2 нче мәктәпнең биология укытучысы Надежда Воробьева, өченче урынга 5 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Исмәгыйлева лаек булды.

“Өстәмә белем бирү укытучысы” конкурсында 9 укытучы көч сынашты. Жюри әгъзалары мондый нәтиҗәгә килде: беренче урын – Балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү укытучысы Елена Артемьевада, икенче урында – 12 нче лицейның тарих укытучысы Ирина Клещевниковада, өченче урында 7 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы.

 “Россиянең педагог-психологы – 2015” конкурсында өч укытучы катнашты. Беренче урын беркемгә дә булмады.  Икенче урынны 14 нче балалар бакчасы педагог-психологы Людмила Дорошина яуласа, өченче урынны 4 нче мәктәпнең педагог-психологы Екатерина Сагдеева алды.

http://len-journal.ru/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса