“Иң бәхетле әни” кайда яши?
8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан “Әлмәт таңнары” яңа бәйге игълан итә. “Иң бәхетле әни”не эзлибез!
“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке - ана булуда!” – дип яза шагыйрь Һади Такташ. Хак сүзләр.
Бәйгегә хатын-кызларны, әниләрне бәхетле мизгелдә “тотып алган” фотосурәтләр көтеп калабыз. Балалар белән, йөкле чакта төшкәннәрен, шулай ук элекке хатирәләрне яңартырдайларын да җибәрә аласыз. Иң мөһиме – фото сезнең бәхетне ачып бирсен.
Җиңүчене “Новая стоматология”дән сертификат көтә!
Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Матур шигырь юллары да кабул ителә. Фотоларны 17 февральдән алып 20 февральгә кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына “Иң бәхетле әни” бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 20 февральдән алып 9 мартка кадәр барачак. Җиңүчене 9 март көнне игълан итәчәкбез.
Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Иң күп тавыш җыйган хатын-кыз җиңүче дип табылачак һәм “Әлмәт таңнары” бүләген алачак.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә “Әлмәт таңнары” төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.
