Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Гомере өзелгән биатлончы кызга йөргән егете 27 февральдә тәкъдим ясарга җыенган булган

0

Алина Якимкинаның йөргән егете Михаил Григорьев 27 февральдә сөйгәненә тәкъдим ясарга теләгән.

Бу көнне аларның очраша башлавына 4 ел туласы булган. Аның сүзләренә караганда, Алина Россия җыелма командасына эләгергә хыялланган. Моннан тыш, язын ул машина йөртү таныклыгы алырга планлаштырган. Ә киләчәктә сөйгәненә 3 бала алып кайтырга теләгән.  

Алдан хәбәр итүебезчә, Төмәндә узучы биатлон буенча Россия кубогы ярышларында Түбән Кама кызы, 21 яшьлек биатлончы Алина Якимкинаның гомере өзелде. 15 чакрым арага узышта аның йөрәге туктаган.

Табиблар биатлончыга ярдәм итә алмый. Кыз ярышлар алдыннан сәламәтлегеннән зарланмаган. Аның җәсәден бүген Түбән Камага кайтаралар. Ул Удмуртия өчен чыгыш ясый иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса