Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

44 яшьлек ир-ат үз йорты подвалында наркотик үстергән

0

Коттеджының подвалында 44 яшьлек ир-ат киндераш үстергән.  Оранжереяны җилләтү, яктырту, су сибү өчен кыйммәтле җайланма белән җиһазлаган.  Интернет аша чит илдән ашламалар да кайтарткан. Адәм буе булып үскән киндерашны ваклап, киптереп, башка продуктлар белән суыткычында саклаган. Җинаятьчел бизнесын җәелдерү өчен ул өенә кунаклар дәшеп, марихуана белән “сыйлый” торган булган. Шулай итеп, шактый гына клиентлар җәлеп иткән.

Тентү барышында полиция хезмәткәрләре моннан тыш, патроннар һәм 1,5 млн сумнан артыграк акча таба.

   Хокук сакчылары гаепләнүчене дустына зур партия наркотик сатканда тоткарлый.  Машинасыннан 300 дозадан артык наркотик матдә табып алалар.

Хәзерге вакытта наркодилерга карата Җинаятьләр Кодексының 228 нче маддәсе буенча эш кузгатылган.  Гаебен тулысынча дәлилли алсалар, аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса