Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яшәүче, кадерлебез Азат Габдулла улы ГАРИПОВның 3 мартта туган көне.
Азат! Cине туган көнең-юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.!
Саулык, тигез гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез.
Кызыбыз Гөлчәчәк белән шатлыкларыгызны уртаклашып, балаларыгызны аякка бастырып, аларның игелеген күрергә насыйп булсын.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән: бабаң Габдрәшит, әбиең Гөлчирә.
